Lyrics Baradj - Lale Chechek

Singer
Song title
Lale Chechek
Date added
01.01.2020 | 06:20:21
Views 174
0 people consider the lyrics to be true
0 people consider the lyrics of the song incorrect

The lyrics of the song are provided for your reference Baradj - Lale Chechek, and also a translation of a song with a video or clip.

Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Язгы яшен минем эзне юлдан юган - хакта
Ярсу булып сагыш булып өметебезне югалтма
Гафу итмә, бәхилләмә һич мине генә онытма.

Сүнгән шәмнәр, кызу хисләр тышта дулый давыл,
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл.

Таң атмас, кояш тормас кошлар тынлык саклый,
Табигатьнең язгы йөзе үкси-үкси елый.
Лалә чәчәк кулларыңда яшләреңнән шиңгән чакта
Дошман угы бәреп екты мине үксез якта...

Караусыз һич билгесез әрем баскан безнең гүрләр,
Якты көнне аяз күктән карар сиңа минем күзләр.
Мәхәббәтнең җылы нурларын үрләргә һич таратып
Сине бәгърем, үзәк җаным җәннәттән дә яратып.

Картлык йөзеңә тимәс, тик матәм җаныңны ашар,
Аязлы язгы көнне Әҗәл җыенырга кушар.
Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Каршылармын мин сине җәннәт капкаларында.

Сүнгән шәмнәр, кызу хисләр, тышта дулый давыл,
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл.
Яланда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Инде күптән онытканнар безне туган якта.
Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Язгы яшен минем эзне юлдан юган - хакта
Ярсу булып сагыш булып өметебезне югалтма
Гафу итмә, бәхилләмә һич мине генә онытма.

Сүнгән шәмнәр, кызу хисләр тышта дулый давыл,
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл.

Таң атмас, кояш тормас кошлар тынлык саклый,
Табигатьнең язгы йөзе үкси-үкси елый.
Лалә чәчәк кулларыңда яшләреңнән шиңгән чакта
Дошман угы бәреп екты мине үксез якта ...

Караусыз һич билгесез әрем баскан безнең гүрләр,
Якты көнне аяз күктән карар сиңа минем күзләр.
Мәхәббәтнең җылы нурларын үрләргә һич таратып
Сине бәгърем, үзәк җаным җәннәттән дә яратып.

Картлык йөзеңә тимәс, тик матәм җаныңны ашар,
Аязлы язгы көнне Әҗәл җыенырга кушар.
Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Каршылармын мин сине җәннәт капкаларында.

Сүнгән шәмнәр, кызу хисләр, тышта дулый давыл,
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл.
Яланда кызыл лалә чәчәк аткан чакта,
Инде күптән онытканнар безне туган якта.
Survey: Is the lyrics correct? Yes No